Быел көз Зеленодольскида дүрт мең агач һәм куак утыртылачак. Бу турыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Александр Кияшко белдерде.
Безнең шәһәр Татарстанның иң яшел шәһәрәђренең берсе булып санала. Әлеге статусны алга таба да саклау өчен, хакимияттән дә, шәһәр халкыннан да зур тырышлык сорала. Яшелләндерүчеләр өстенлекне эре декоратив куакларга бирәчәк. Барлыгы 970 куак һәм агач утыртылачак. Югары уку йортлары һәм мәктәп укучылары да читтә калмый: алар 3030 данә үсенте утыртырга планлаштыра.
Моннан кала торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты халыкның үзенә мөрәҗәгать итә: йорт тирәләренә утырту өчен 1000 үсенте бүлеп бирәчәк.
Сентябрь-октябрьдә Ленин урамындагы газон (барлык мәйданы 3600 куб.м) яңартылачак.
Александр Кияшко яңа утыртылган үсентеләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирергә кирәклекне ассызыклады.