Ягулык сезонына әзерлек эшләре финишка якынлаша. Бу атна ахырына барлык объектлар да ягулыкны кабул итәргә, ә котельныйлар - аны бирергә әзер булырга тиеш. Җаваплы кешеләр сүзләренә караганда, бу шулай булачак та.
Шуның белән бергә торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Олег Анисимов безнең җылылык трассалары бик нык таушалган булуын, аларда аварияләр елдан-ел күбрәк булуын билгеләп үтә.
Йортларыгызда җылы тизрәк бирелүнең төп шарты “Газпром Межрегионгаз Казань” каршында бурычыгыз булмау. Җәй көне бу оешма Зеленодольск җылылык челтәре предприятиесенә 1 декабрьгә кадәр бурычларны каплап бетерү бурычын куйды.
ЗПТС директоры Наил Гыйльметдинов сүзләренә караганда, бурычларны каплау графигы саклана. Район һәм шәһәр халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 226 миллион сум бурычы бар һәм ул ел башыннан 8 милион сумга артты.