Татарстанда бердәм кабул итү көне уздырыла

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

 

17 сентябрьдә 10нан 20 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча  Россия ФСКН идарәсе республиканың эре шәһәрләрендә гражданнарны бердәм кабул итү көне уздыра.

 

Наркополицийскийларның төп максаты – халыкны борчыган төп сорауларны  белеп тору һәм  наркоситуацияне , бигрәк тә яңа төр синтетик наркотикларны куллануны ачыклау иде. Татарстанда яшүсмерләр даруларны күп итеп исерткеч эчемлек белән эчү очрагы  булды. Кызганычка, ул үлем  белән тәмамланды.

3 сентябрьдә үткәрелгән Бердәм кабул итү көнендә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 80 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Наркоконтроль   җитәкчелеге икенче бердәм кабул итү көне дип 17 сентябрьне билгеләде. Бу көнне татарстанлылар хезмәт җитәкчелегенә  үзләренең сораулары, дәгъвалары белән мөрәҗәгать итә ала.

 

Исегезгә төшерәбез: Наркоконтрольнең Яшел Үзән  районара бүлегенең ышаныч телефоны 5-55-00. Гражданнарны Зеленодольск шәһәренең Норкин урамындагы 4нче йортка урнашкан ФСКН идарәсенең  Зеленодольск районара  бүлегендә  кабул итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International