22 сентябрьдә велосипедта йөгерергә яратучылар өчен Казан шәһәре – Зөя утравы арасында ярышлар була. Ярыш велоспортны яратучы көчле рухлы спортчыларны, шул исәптән танылган велотуристларны үзенә җыя. Велосипедта дөнья тирәли сәяхәт кылган Алена Хәйруллина белән Павел Грачевның да катнашуы көтелә.
Маршрутның соңгы ноктасы – Татарстан Республикасының тарихи урыны – Зөя кала-утравы. Зөя кунакларын бәйрәм программасы көтә, шул исәптән утрау буенча бушлай экскурсия дә.
Велойөгерүдә катнашучыларга файдалы сувенирлар тапшырылачак. Ә спорт ярышында катнашучыларны исә мактау грамоталары, истәлекле призлар көтә. Бушлай тукланырга була.
Катнашучылар тимер юл вокзалы мәйданында 8 сәгатьтә теркәлә. Казанга бушлай электропоезд 17 сәгать 15 минутта була.