Бүген Зеленодольск муниципаль район Советының утыз өченче сессиясендә Александр Тыгин Зеленодольск муниципаль район башлыгы итеп сайланды.
Тыгин кандидатурасына 47 депутатның 46сы тавыш бирде, берсе каршы булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Зеленодольск муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев 2013 елның 8 сентябрендә җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулары турында билгеләде. Тыгин Зеленодольск районы советы депутатлары составына керде һәм Зеленодольск шәһәре мэры итеп сайланды. Аннары Тыгин кандидатурасы Зеленодольск районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителде. Район советы депутатлары бу кандидатураны яклап чыкты.
ТР Премьер-министры депутатларга мөрәҗәгать итеп, сайлауларны яхшы оештырулары өчен рәхмәтен җиткерде. Халиков сүзләренә караганда, районның сәнәгать предприятиеләренең икътисади хәле яхшырды, монда “Ак Барс” холдинг компаниясенең ярдәме шактый зур.
Моннан кала, яңа эш урыннары булдырыла. Зеленодольск федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда актив катнаша.
Халиков фикеренчә, Тыгин Зеленодольск районы башкарма комитеты җитәкчесе постында үзен таләпчән, югары профессиональ идарәче итеп күрсәтте. Халык белән уртак тел тапты. Зеленодольск муниципаль районы депутатлары районның башкарма комитеты җитәчесе вазифасына бәйге игълан итү һәм әлеге вазифаны башкаруны Сергей Егоровка йөкләү өчен тавыш бирде. Ул бүгенге көнгә кадәр башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән иде.