Зеленодольскида нинди юллар ремонтланды һәм моның өчен күпме акча тотылды?

2013 елның 15 сентябре, якшәмбе

Быел Васильево бистәсендә 2 миллоин сумга чокыр-чакырны ремонтладылар, әмма кайберләрен онытып калдырганнар. Күпер  юлы бер дә шатландырмый автомобиль йөртүчеләрне. Әмма тиздән хәл үзгәрәчәк. Октябрь аенда ук республика хисабына 7 мең квадрат метр ремонтланачак. Моның өчен 7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 

Олы Күлбаш – Чүрчиле авыллары арасындагы юл федераль бюджет акчасына салына. Бәясе 22 миллион сум. Быел муниципалитет район  авыллары юлларын ремонтлауга , ягъни вак таш җәяргә 10 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу 9 авылга. Ягъни 8 км юлны ремонтларга җиткән. Киләсе елда да шулкадәр үк юл ремонтланачак.  Җирле бюджеттан бүлеп бирелгән 3 миллион сум акчага Осиново авылында бер урам юлы тулысынча асфальт белән капланган.

Чокыр-чакырны ремонтлауга җирле бюджеттан 15 миллион  сум акча бүлеп бирелгән. Ә республикадан килгән 65 миллион сум акчага исә Бакый Урманче һәм Сәйдәшев урамнары юллары  төзекләндерелде, хәтта 15миллион сумны экономияләргә дә мөмкин булды әле. Бу акчага Гәрдә ике урам юлы төзекләндерү планлаштырыла. Бүгенге көндә Подгорный, Солнечный һәм Рогачев урамнары юлларын төзекләндерү  өчен аукцион игълан ителде. Бу максатка җирле бюджеттан 19 миллион сум бүлеп биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International