Зеленодольск игенчеләре көзге культураларны уңышлы чәчеп бетерде һәм туфрак эшкәртүне дә төгәлли

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Зеленодольск игенчеләре уҗым культураларын уңышлы чәчеп бетерде һәм туфрак эшкәртүне дә төгәлли.
Механизаторлар 10700 гектарда басуларны чәчеп бетерде, дип хәбәр итә  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре. Һава торышы начар булган очракта көзге культуралар яхшы уңыш бирә, чөнки корылыкны  һәм һава торышы белән бәйле башка тискәре очракларны алар яхшырак кичерә. 
Районда 14500 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән инде. 
Терлек азыгы  әзерләү эшләре дәвам итә. 15 мең тонна силос  салынган.  Барлыгы 80 мең тонна салынырга тиеш. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International