МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Уңайсыз метеорологик һәм юл шартлары белән бәйле рәвештә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә уза торган федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде:

М-7 Волга Мәскәү Владимир Түбән Новгород Казан Уфа 735 елдан 1166 км (озыны 426 км)кадәр;

М-7 Волга, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы 0-28+916 км (озыны 28,9 км);

М-7 Волга, Киров шәһәренә керү юлы 15+760 км-дан 127,19 км-га кадәр (озынлыгы 111,4 км);

Р-239, Казан аэропортына керү юлы 0 км-нан 6,4 км-га кадәр (озынлыгы 6,4 км);

Р - 239 Казан Ырымбур Акбулак Казахстан Республикасы белән чик 10-399 км (озыны 389 км);

Р - 241 Казан - Буа-Ульяновск 0-136 км (озынлыгы 136 км);

А-295 Йошкар-Ола-Яшел Үзән 95-126 км (озынлыгы 31 км);

А - 151 Цивильск – Ульяновск 122-136 км (озынлыгы 14 км).

Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы кертелә.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читтә йөрмәскә чакыра.

 Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 8(843)5333888 (ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең дежур өлеше), 8(843)2919191 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International