ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе белгече тарихта беренче тапкыр Гражданнар оборонасы буенча республика смотр-конкурсында җиңүче булды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе коллегиясе узды.

Чара кысаларында 2023 елда гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы буенча иң яхшы белгече" номинациясендә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе белгече Ксения Савельева танылды һәм бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International