Россия студентлары көнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча полиция хезмәткәрләре Иҗтимагый совет белән берлектә «Студентлар десанты»акциясен үткәрделәр.
Механика һәм суднолар төзү колледжлары укучылары эчке эшләр органнары эше белән танышу мөмкинлеге алдылар.
Криминалистика бүлеге белгече хезмәт турында сөйләде һәм бармак эзләре белән ничек эшләвен ачык итеп күрсәтте. Балалар эксперт ролендә була алдылар, эзләр табарга һәм бармак эзләрен алырга тырыштылар.
Соңыннан студентларны хокук саклау органнары тарихы белән таныштырдылар, Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү шартлары, Эчке эшләр органнарында хезмәт итү һәм ирекле халык дружинасы сафларына керергә теләүчеләр өчен таләпләр турында сөйләделәр.
Полиция хезмәткәрләре укучыларга мошенниклыкның киң таралган төрләре турында искәрттеләр һәм профилактик дәфтәрләр тараттылар.