«Маяк» спорт комплексы базасында 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Андрей Льков призына чаңгы узышлары буенча ярышлар тәмамланды.
200дән артык спортчы чаңгыда иң яхшылар булу һәм Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәште.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Зеленодольск гомумкоманда зачетында ышанычлы рәвештә 1нче урынны алды.
4нче спорт мәктәбенең өч тәрбияләнүчесе Татарстан Республикасы исеменнән бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясаячак: Лиля Гарафутдинова, Виктория Мельникова, Иван Коклихин.
Җиңүчеләрне һәм тренер Радик Садретдиновны котлыйбыз, спортчыларга уңышлар телибез!