Идел-Кама тыюлыгы директоры урынбасары Елена Унковская һәм "Раиф сукмагы минем белән бергә" проекты авторы Рената Хакетдинова «Россия»Халыкара күргәзмәсендә катнаштылар. Алар «Природоград»павильонында чыгыш ясадылар.
Елена Николаевна Европадагы иң борынгы Раиф урманы һәм Идел-Кама тыюлыгының барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Рената Хәкетдинова күргәзмәгә килүчеләр өчен балчыктан тыюлык сувениры ясау буенча мастер-класс үткәрде. Өч ел элек, мәктәп укучысы буларак, шәхси грант акчасына авылда балчык яндыру өчен мич белән «Урман остаханәсе» оештыра. Бу вакыт эчендә анда йөзләгән кеше килгән. Ә бүген Рената илнең иң зур форумында фирманың «совиный» мастер-классын тәкъдим итә.