Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга җәмәгать транспорты өчен автобус ачкычларын тапшырды

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Лотос маркалы 5 яңа автобус Яшел Үзән районына китте һәм 6 нчы маршрут буенча йөриячәк.

 Лотос-105 10,5 метр озынлыктагы шәһәр ярымтүбән идәнле автобуслары. Салонның сыйдырышлылыгы 76 кешегә кадәр. Һәр утыру урыны янында гаджетларны зарядлау өчен USB-розеткалар урнаштырылган. Бөтен салон буйлап тукталыш өчен стоп төймәләре урнаштырылган шоферга сигнал килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International