"Сыйфат үсеше" премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 9 феврале, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премияләре ел саен конкурс нигезендә оешмаларга продукция һәм хезмәтләр сыйфаты, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен, шулай ук сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле ысулларын керткән өчен бирелә.

Россия Федерациясе территориясендә 3 елдан артык җитештерү яки хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы Россия оешмалары, оештыру-хокукый формасына карамастан, катнаша ала.

Конкурста катнашучы һәм дипломант яки лауреат булган оешмалар бизнес-процессларны идарә итүнең иң яхшы практикаларын кертү мисаллары булып тора.

Конкурс лауреатлары РФ Хөкүмәте призлары һәм дипломнары ала, шулай ук премия символикасын үз реклама материалларында куллану хокукы ала.

Катнашу өчен гаризаны 1 мартка кадәр бирергә мөмкин: https://roskachestvo.gov.ru/award/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International