Чаңгы ярышы сәламәт яшәү рәвешен яратучы 150 дән артык кешене җыйды.
Чаңгыга Васильево укучылары, студентлары, эшчеләре, хезмәткәрләре һәм пенсионерлары баса.
Дистанцияләр дә төрле-500 метрдан километрга кадәр.
Чаңгы ярышында катнашучыларның барысы да буш кул белән өйләренә кайтмады, һәркайсына татлы сюрприз эләкте.
Ә иң тиз чаңгычы - Сергей Теньков-ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховтан бүләк алды.
- Авыл җирлегендә спорт объектлары арта бара. Сәламәт яшәү рәвеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Васильевлылар күп кенә ярышларда актив катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр, - дип билгеләп үтте Ренат Искәндәр улы.
Али Яков Костровец