Казанда һәм Уфада спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
1 нче олимпиада резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларда Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Ир-атлар җыелма командасы составында Радмир Мусаев һәм Азат Закиров ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Радмир Мусаев күпбәйгедә 1 урынны, Азат Закиров ирекле күнегүләрдә 1 урынны алды.
Самира Гыйльманова хатын-кызлар җыелма командасы составында бүрәнәдә 3 урынны алды.
Спортчыларны һәм тренер-укытучылар Гөлнара Әхмәтҗанова һәм Илгиз Хисамовны котлыйбыз