Студентларны һәм кунакларны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады.
- Яшел Үзәндә студентлар отрядлары бик үсеш алган, без бу хакта горурлык белән сөйлибез. Безнең район яшьләре талантлы, иҗади һәм яңа биеклекләргә омтылалар. Сезгә барлык башлангычларда уңышлар телим! - диде муниципалитет башлыгы.
Чарада «Елның иң яхшы студентлар хезмәт отряды»республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.