Васильевода авылның спорт мәктәбенең беренче тренерлары истәлегенә чаңгы узышлары буенча ярышлар узды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Спортчыларны Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Нигъмәтуллин, Васильевскның 2нче спорт мәктәбе директоры Тимур Романчиков, 4нче спорт мәктәбе директоры Арина Климентьева, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Анастасия Доценко сәламләде.

Чаңгы ярышы сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны җыйды.

Фиништан соң Анастасия Доценко спортчылар белән сорау-җавап режимында аралашты, спорттагы юлы турында сөйләде.

Чаңгы ярышында катнашучылар өйләренә буш кул белән кайтмады. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International