«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» ТР Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
Теләге булган һәркем 28 февральдә 10:00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә ала:
8 (843) 236-00-71,
+7 (960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).