Кичә Россия Президенты Татарстан башкаласында халыкара турнирга старт бирде. Ачылу тантанасы «Казан Экспо»МВЦда узды. Үзенең сәламләүендә Россия лидеры чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
"Без иң якты, масштаблы халыкара спорт ярышларын оештыруның югары дәрәҗәсе белән горурланабыз, һәм аларның күбесе нәкъ менә Казанда узды. Бу шәһәр, бөтен Татарстан кебек үк, «киләчәк уеннары " ның эчтәлегенә, рухына тулысынча туры килә. Үзенчәлекле, күпмилләтле, төрле халыкларның мәдәниятләренә бай ул ата – бабаларының мирасын изге итеп саклый, һәм шул ук вакытта һәрвакыт яңасына ачык, кыюлык белән иң катлаулы, новаторлык проектларына тотына һәм аларны искиткеч итеп башкара», - дип билгеләп үтте Владимир Путин.