Зеленодольск муниципаль районында 18-29 март көннәрендә «Үлем белән сәүдә итәләр»Бөтенроссия акциясенең I этабы узачак.
Әлеге акциянең максаты-җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, оператив әһәмиятле мәгълүмат җыю һәм тикшерү.
Кызыксындырган сораулар, мәгълүмат белән сез түбәндәге ышаныч телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз:
- Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча наркоконтроль бүлеге:
4-35-24;
- Татарстан Республикасы буенча бердәм ышаныч телефоны:
8(843)291-20-02;
SMS-хәбәрләр өчен 8-987-290-50-02.
Без наркомания куркынычын аңлаган, уяу булырга һәм акцияне үткәрүдә актив катнашырга чакырабыз - бәлки, сез туганнарыгызның һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырсыз. Һәрбер мәгълүмат тикшереләчәк. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте