Үзәк мәйданда сугыш һәм хезмәт ветераннары, горькийлылар җыелган. Хөрмәтле кунаклар арасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, завод һәм «Ак Барс»суднолар төзү корпорациясе җитәкчелеге бар.
Сугыш вакытында завод фронтка 4 миллионнан артык артиллерия снаряды, 3 меңгә якын пулемет, 3 меңгә якын авиабомба корпусы бирә. Ә диңгезчеләр өчен 150 бронекатер,13 көймәләргә каршы кораб, дистәләгән буксир һәм баржалар төзелә.
Бүген завод данлы тарихын дәвам итә, илебезнең оборона сәләтенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар телим! тантаналы митингны Михаил Афанасьев ачты.
Предприятие ветераны-Бөек Ватан сугышында катнашучы Николай Левагин горькийлыларны һәм барлык яшел үзәнлеләрне Җиңү көне белән котлады.
Чара ахырында катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.