«Комсомолец» стадионында 2023-2024 уку елында «мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды.
Ярышларда Яшел Үзән, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнары, Иннополис - 2010-2013 елларда туган егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Барлык яшь төркемнәрендә дә Яшел Үзән футбол командалары җиңү яулады.
Спортчыларны котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!
«Мәктәп футбол лигасы» ның финал ярышлары 27 һәм 28 майда Казанда узачак.