Бушлай һәм аноним!
Осиновода ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест узарга мөмкин булачак
СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенең Тест-мобиле 21 майда Осиново, Садовая урамы, 9 йорт адресы буенча «Радужный» сәүдә үзәге янында урнашачак.
ВИЧ-статусын 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр белергә мөмкин булачак. Акция СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышлана.