Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясендә Россия сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы (РОСПРОФПРОМ - Татарстан) составына керүче беренчел профсоюз оешмалары рәисләренең семинар-киңәшмәсе узды. Очрашуның төп темасы-хезмәтне саклау өлкәсендә профсоюз эшчәнлеге.
Профсоюз лидерлары предприятиенең сәнәгать һәм инновацион потенциалы һәм җитештерүдә хезмәт шартлары белән таныштылар.
Производство мәйданчыклары буенча экскурсия үткәргәндә, "ПОЗиС" профкомы рәисе Константин Антипов кунакларга POZIS профсоюз оешмасы структурасы, социаль программалар, берләшмәдә коллектив килешүнең үтәлеше турында сөйләде.
Предприятиедә хезмәтне саклау программасын гамәлгә ашыру турында
сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Альфред Гузаеров хәбәр итте.
Программа кысаларында профсоюз лидерлары шулай ук завод музей комплексында булдылар.