Июнь башында компания тантаналы рәвештә беренче сменага 40тан артык укучыны «Васильевский»шифаханәсенә җибәрә. Дүрт смена кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы дәвалау-профилактика учреждениеләренең берсе 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 200дән артык яшь серговчанны кабул итәчәк.
ПОЗиС заводчыларга махсус шартларда юлламалар сатып алу өчен акча бүлеп бирә.
18 көн дәвамында укучылар уңайлы шартларда күңелле ял итеп кенә калмыйча, мәктәпкә кадәр сәламәтлекләрен дә ныгыта алачак.
Һәр балага индивидуаль сәламәтләндерү процедуралары комплексы биреләчәк. Ата-аналарга исә балалар табиблары консультацияләре һәм алга таба профилактика буенча киңәшләр бирелә.
Шулай ук балаларны төрле танып белү-үстерү, иҗади, мәдәни чаралар, мастер-класслар, спорт ярышлары һәм башкалар көтә.