Яшел Үзәндә «Ставрополь»кечкенә ракета корабын суга төшерделәр

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Тантаналы чарада Хәрби-Диңгез флоты баш командующие – адмирал Александр Моисеев, Татарстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Ставрополь шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Денис Алпатов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Бу Горький заводында төзелгән 21631 проекты сериясеннән уникенче кораб. Бик тыйнак зурлыкта һәм экипажның кечкенә составында әлеге проект кораблары куркыныч дошман булып тора, чөнки аларның бортында иң заманча хәрби коралларның зур җыелмасы бар.

- Тиздән кораб Балтыйк флоты составына керәчәк һәм Көнбатыш чикләрдә, ә кирәк булса, Дөнья океанының башка районнарында иминлекне тәэмин итү буенча бурычларны хәл итәчәк, - дип билгеләп үтте Александр Моисеев.

Хәзерге вакытта 21631 проектының 11 корабы Россия Хәрби-диңгез флоты составында уңышлы хәрби дежурлык алып бара.
Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, Россия көне алдыннан корабны төшереп җибәрү аерым мәгънә йөртә.

- Яшел Үзән һәм заводның меңләгән коллективы илебезнең оборона сәләтен саклауга зур өлеш кертә. Предприятие 2027 елга кадәр Дәүләт оборона заказы белән тәэмин ителгән, һәм без корабларның һәрберсе вакытында тапшырылачагына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International