«Волгоград Арена» стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган хатын-кызлар мини-футболы буенча «Җиңү Кубогы» турниры узды.
Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән 16 командадан 250дән артык спортчы кыз булды.
Зеленодольск исеменнән 3 нче спорт мәктәбе командалары чыгыш ясады, алар арасында 5 нче гимназия укучылары да бар иде.
Команда эше ярдәмендә кызлар көмеш Лигада 1 һәм 3 урыннар яулыйлар.
Командаларда турнирның иң яхшы уенчылары дип Рената Хәкимова һәм Камилә Яруллина танылды.
Спортчылар һәм тренерлар Андрей Борисов һәм Булат Серазеевны котлыйбыз!