Акция кысаларында 5 нче гимназиянең мәктәп яны лагеры отрядлары сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар музеенда булдылар.
Балалар өчен батырлык дәресен Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Иҗтимагый советы әгъзасы Руслан Хәсәнов үткәрде. Ул безнең якташларыбызның - махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы, Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләде.
Балалар музейны карап чыктылар һәм сораулар бирә алдылар.