384 Россия Федерациясе Тикшерү комитетының хәрби тикшерү бүлеге Татарстан Республикасында һәм Чуваш Республикасында «легаль булмаган мигрант» масштаблы оператив-профилактик чаралар үткәрде. Операция хәрби комиссариатлар, эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәләре һәм Росгвардия бүлекчәләре белән берлектә үткәрелә.
Тикшерүләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, Татарстанның Яшел Үзән районында, шулай ук Чебоксар һәм Новочебоксарскта зур төзелеш объектларын колачлады. Чараларның максаты законсыз миграциягә каршы тору һәм Россия гражданлыгын алган, әмма хәрби исәпкә куюдан качкан кешеләрне ачыклау булды.
Эш нәтиҗәсендә элек РФ гражданлыгын алган 50 мигрант Татарстан һәм Чувашия хәрби комиссариатларында хәрби исәпкә куелды. Тикшерү комитеты мондый тикшерүләрнең киләчәктә дәвам итүе турында белдерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, законлы нигезләр булмаганда хәрби хезмәткә чакырудан качу җинаять санала.
@tatmediaofficial