Роспотребнадзор түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге тарафыннан 2024 елның 8 июленнән түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. 

2024 елның 19 июленә кадәр шәһәр һәм район халкы телефон аша консультацияләр ала ала:

 Кулланучылар өчен консультация үзәге (843) 221-90-16 көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе-8 (917) 224-87-94 дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга көнне: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

 Яшел Үзән ТО 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05, 5-59-01, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Федераль дәрәҗәдә тәүлек әйләнәсе Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли– 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International