Зөядә йортсыз Мәчеләр файдасына хәйрия аукционы узачак

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Аукцион үткәрүдән кергән акчалар хайваннар белән сак эш итү кирәклеге турында хәбәр итүче мәгълүмати материаллар ясауга, шулай ук булган йортсыз хайваннарны исәпкә алуга һәм алар өчен куркынычсыз яшәү шартлары булдыруга тотылачак.

Аукцион өчен лотлар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән һәм Чебоксар рәссам-графиклары тарафыннан түләүсез бирелә.

Аукцион алдыннан музей-тыюлык директоры Артем Силкин патефоннарда диджей-сет тәкъдим итәчәк, ә «Кот һәм эт» приюты вәкилләре шәһәрләрдә йортсыз хайваннар турында кыскача сөйләячәк.

Чара 1 август көнне «Свияжск утрау-шәһәрчеге»музей-тыюлыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International