Зеленодольск мэры «Маяк»спорт-сәламәтләндерү үзәгендә булды. Учреждение директоры Роман Насрединов белән бергә спортчылар өчен тернәкләндерү үзәген карадылар һәм спорт комплексы инфраструктурасының алга таба үсеше турында фикер алыштылар.
Алда планнар күп. Болар-атказанган спорт мастеры Андрей Льков исемендәге спорт мәктәбе ачылу, чаңгы-роллер трассасын яңарту, заманча кунакханә төзү, шәһәр һәм район халкы өчен комплекслы хезмәтләр күрсәтү. «Маяк " - шәһәребезнең спорт йөрәге, биредә профессиональ спортчыларга да, һәвәскәрләргә дә уңайлы булуы мөһим, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Тернәкләндерү үзәгендә бассейн, сауна, удар-дулкын терапиясе кабинеты, массаж кабинеты, кислород барокамерасы бар. Киләчәктә биредә физиотерапия бүлеге эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы территориясендә торгызу үзәге төзелеше 2023 елның гыйнварында башланган иде. Бүгенге көндә ул тест режимында эшли.