Медицина профилактикасы үзәге белгечләре Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен мавыктыргыч чара үткәрделәр.
Медицина хезмәткәрләре уен формасында шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, дөрес туклану, актив ял итү һәм физик активлыкның файдасы турында сөйләделәр.
Балалар әлеге тема буенча фикер алышуда зур кызыксыну белән катнаштылар. Сәламәтлек турында бик күп файдалы мәгълүмат алдык, практик күнекмәләр һәм уңай хис-кичерешләр тупладык.
"Зеленодольск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ