Утырыш эшендә Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Һиалеев, УИИ башлыгы эчке хезмәт полковнигы Илдар Әхмәдуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев катнашты.
Утырыш барышында УИИ учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук коррупцион хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре, җәзаларны үтәү линиясе буенча эшчәнлекнең аерым күрсәткечләрен яхшырту чаралары каралды; филиаллар җитәкчеләре эшчәнлеге хисаплары тыңланды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча киңәшләр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде, 2024 елның 3 кварталына бурычлар куелды.
Очрашу алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.