Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туристлык маршруты буенча барыр алдыннан төркемне теркәүгә онлайн-гариза бирергә кирәклеген искә төшерә

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Актив туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмалар һәм фирмалар, туристлык төркемнәре, шулай ук мөстәкыйль сәяхәт итүче гражданнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәтләренә планлаштырылган маршрут турында сәяхәт башланырга 10 эш көне кала хәбәр итәргә тиеш.

Туристлык төркемен теркәүгә гариза бирергә һәм коткару бүлекчәләренә үз хәрәкәтенең маршруты турында алдан ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында бердәм сервис аша хәбәр итәргә мөмкин: https://mchs.gov.ru/deyatelnost/registraciya-turistsk..

Онлайн-заявка биргәндә походта катнашучыларның составын һәм санын, җитәкчеләрнең контакт телефоннарын, маршрут турында тулы мәгълүматны күрсәтергә кирәк.

Карточкалардагы нечкәлекләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International