ЛК ФЛ кулланучылары бушлай һәм теләсә кайсы вакытта физик затны салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкны (ИНН турындагы таныклык) карарга һәм күчереп алырга мөмкин. Моның өчен кулланучыга «мөрәҗәгатьләр каталогы» бүлегенә күчәргә, аннары «белешмә (документлар) соратырга» вкладкасында тәкъдим ителгән исемлектән «ИНН таныклыгы соратуы»н сайларга кирәк.
Гариза өчен мәгълүматлар автомат рәвештә тутырыла. Гаризага кулланучы тарафыннан «Профиль»бүлегендә барлыкка китерелгән квалификациясез электрон имза белән кул куярга кирәк.
Гариза теркәлгәннән соң биш көн эчендә салым органы тарафыннан каралачак, ә җавап Шәхси кабинетка җибәреләчәк.
Гаризаны эшкәртү статусын «хәбәрләр»бүлегендә күзәтергә мөмкин.
Салым органында физик затны исәпкә кую турында формалаштырылган таныклык PDF форматында салым органының визуальләштерелгән электрон имзасы белән «Профиль» бүлегендә «Шәхси Мәгълүматлар» вкладкасында чагылыш табачак һәм чикләнмәгән санда йөкләп алу өчен мөмкин булачак.
Таныклык салым органының вазыйфаи заты тарафыннан имзаланган һәм мөһер белән таныкланган кәгазьдәге кебек үк юридик көчкә ия.
Салым органнарының мәгълүматларын һәм хезмәтләрен онлайн режимда алу өчен физик затларга Россия Федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисына кушылырга киңәш итәбез. https://clck.ru/3BvzsJ)
Физик затның шәхси кабинетын кулланыгыз-бу уңайлы!