2024 ел башыннан Татарстанның 30 000нән артык медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Ел башыннан Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд.сумнан артык 138,5 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук станцияләр һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган. Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла торган акчаларыннан финанслана.

"Махсус социаль түләү өчен акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай нәтиҗәләре буенча алар ярдәм алырга хокуклы хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны безгә СФР төбәк бүлегенә тапшыралар. Шуннан соң 7 эш көне эчендә без түләүне күчерәчәкбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акчалар счетларга күчерелә, аларның реквизитларын СФРНЫҢ республика бүлегенә шулай ук медицина оешмасы тапшыра. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә ТР буенча СФР бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, гариза бирергә яки белешмәләр бирергә кирәкми.

Бу тема буенча сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт ТР буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм Контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International