Яшел Үзән механика көллиятенең уку мәйданчыгы территориясендә дәүләт автоинспекциясе бүлеге «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә «Автоледи-2024» машина йөртү осталыгы конкурсы уздырды, анда 11 машина йөртүче катнашты.
Конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест уздылар һәм тизйөрешле классик маневрлар ясау күнекмәләрен күрсәттеләр.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Валентина Хаҗиева
2 урын-Гөлнара Кочнева
3 урын-Ирина Борхан
Муниципаль конкурста җиңгән Валентина Хаҗиева Казандагы «Автоледи-2024» республика конкурсында Зеленодольск районы данын яклаячак.
Яшел Үзән Дәүләт Автоинспекциясе