Яшел Үзән районында Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшли башлаячак

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Башкала белгечләренә беренчеләрдән булып Нурлат авыл җирлеге халкы мөрәҗәгать итә алачак.

Күчмә сырхауханә 5 августта Нурлат авылында Фәйзуллин ур., 17 адресы буенча җирле мәдәният йорты янында урнаштырылачак.

 Эш вакыты: дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 14.00 гә кадәр.

Кабул итәчәк белгечләр арасында: кардиолог, невролог, эндокринолог, гинеколог, уролог, офтальмолог, гастроэнтеролог, онколог, травматолог. Моннан тыш, халык кан тамырлары УЗИ, эхокардиоскопия һәм лаборатор тикшеренүләр уза алачак.

Табиблар пациентларны диспансерлаштыруның икенче этабы кысаларында алдан язылу, диспансер күзәтүе яки участок терапевты кабул иткәннән соң күрсәтмәләр буенча кабул итәчәк.

Барлык сораулар буенча хастаханә регистратурасына мөрәҗәгать итәргә була: 3-92-03

"Зеленодольск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International