Җайланма 12 августтан 16 августка кадәр Осиново авылында җирле поликлиника янында Осиновская ур., 36 йорт адресы буенча урнаштырылачак.
Эш графигы: 8.00 дән 12.00 гә кадәр.
Флюорография поликлиникага беркетелгән кешеләр уза ала. Үзең белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС, флюорография нәтиҗәсе булырга тиеш.
Булган сораулар буенча регистратураның 2-01-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Исегезгә төшерәбез, флюорография-үпкә авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик метод. Аны елга бер тапкыр унбиш яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешегә үтәргә кирәк.
"Зеленодольск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ