Быел беренче тапкыр салым хәбәрнамәсенә Россия Федерациясе территориясендәге банклардагы кертемнәр буенча керемнәргә салым кертелде. Салым салым салынмый торган акча лимитыннан — 150 мең сумнан артып киткән 2023 елда алынган кертемнәр буенча процентлар суммасыннан гына исәпләнә.
Әгәр НДФЛ түләү бурычы барлыкка килсә, салым органнары НДФЛ күләмен исәпләп чыгарачак һәм салым хәбәрнамәсен җибәрәчәк. 2023 ел өчен өстәмә түләүгә исәпләнгән НДФЛ суммасы милек салымнары белән бергә салым хәбәрнамәсе составына кертеләчәк. Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлгән гражданнар электрон рәвештә салым хәбәрнамәсе алачак, калганнарына почта аша җибәреләчәк.
Салымны 2024 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.