Татарстан студентлары POZISНЫ сайлый

2024 елның 10 августы, шимбә

Серго исемендәге Яшел Үзән заводы республиканың студентлар отрядлары белән актив хезмәттәшлекне дәвам итә. Бүген предприятиедә 70 бала эшли, ел башыннан бу сан 245 кешегә кадәр арткан. 

«Россия Студентлар отрядлары»ның Татарстан төбәк бүлеге белән узган киңәшмәдә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

- Икътисадның сәнәгать секторы бүгенге көндә яшь кадрларга бик мохтаҗ. Студентлар отрядларында катнашучылар һөнәри белем алалар һәм эш бирүчеләргә әзер яшь белгечләр булып киләләр. Безнең үзара хезмәттәшлек өчен менә дигән платформа бар һәм бүгенге көндә төп бурыч-яшьләр арасында җитештерү белгечлекләренең имиджын күтәрү.  Моның өчен безгә системалы рәвештә уртак һөнәри юнәлеш бирү чараларын уздырырга, студентлар өчен актуаль булган кызыклы проектлар булдырырга кирәк, - дип билгеләде РСО бүлеге җитәкчесе Василий Ислаев.

«ПОЗиС» компаниясе алдында бүген кирәкле продукцияне вакытында эшләп чыгару буенча мөһим стратегик бурыч тора. Агымдагы елда студентлар хисабына җитештерү участокларын кирәкле персонал белән тулыландыруга ирешелде. 

- Безнең предприятиедә эшләгәндә егетләр кыйммәтле тәҗрибә, лаеклы хезмәт хакы, шулай ук киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә кирәк булачак практик күнекмәләр һәм белемнәр ала», - дип билгелиләр POZIS белгечләре.
 
📋2020 елда нәкъ менә Серго заводыннан Татарстан Республикасының Студентлар җитештерү отрядлары үсеше тарихы башланды. 

5 ел эчендә «ПОЗиС» та студентлар отрядларының 1000нән артык вәкиле беренче җитештерү күнекмәләрен алды.

POZIS та эшләгән 650 студент уку йортын тәмамлаган инде, аларның 91е укуны тәмамлаганнан соң заводны эшкә урнаштыру урыны итеп сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International