Ата-аналар өчен яхшы хәбәр - 2025 елдан стандарт салым тотып калулары артачак

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

2025 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балаларга стандарт тотып калу һәм ул бирелә торган керемнәр лимиты артачак:

икенче балага тотып калу 1 400 сумнан 2 800 сумга кадәр артачак,
өченче һәм аннан соңгы һәр балага тотып калу 3 000 сумнан 6 000 сумга кадәр артачак,
инвалид балаларга тотып калу 6 000 сумнан 12 000 сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, керемнәрнең иң чик күләме дә арта, аңа ирешкәнче әлеге тотып калулар кулланыла – 350 меңнән 450 мең сумга кадәр.

   Эш бирүченең тотып калуны автомат рәвештә бирәчәген белү мөһим, шуңа күрә гариза бирергә кирәкми. Әгәр салым түләүче беренче тапкыр мондый тотып калуны ала икән, бу очракта салым түләүчегә эш бирүчегә стандарт салым тотып калуга хокукны раслый торган документлар бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International