10 меңнән артык татарстанлы шәхси кабинет аша үтәлеш турында белешмә сораткан

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

2024 елның июленнән салым түләүченең шәхси кабинетында салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү бурычын үтәү турында электрон белешмә булдыру мөмкинлеге бар.

Шул ук вакытта электрон белешмә салым органының вазыйфаи заты имзалаган һәм мөһер белән таныкланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия. 10 көн эчендә белешмә шәхси кабинетка киләчәк, аннан аны күчереп алырга һәм кирәк булганда бастырып чыгарырга мөмкин булачак. Салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар түләү бурычын үтәү турындагы белешмә төрле тормыш хәлләрендә, мәсәлән, төбәк социаль ярдәм чараларын алганда кирәк булырга мөмкин.

 Салым түләүченең шәхси кабинеты аша белешмә алу өчен:

шәхси кабинетта «мөрәҗәгатьләр каталогы»/«белешмә (документлар) соратып алырга» бүлегендә «салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар түләү бурычын үтәү турында белешмә соратып алырга», формалаштырылган гаризаны тикшерергә һәм, электрон имза белән имзалап, салым органына җибәрергә.
салым органнары белән язышу өчен квалификациясез электрон имза кирәк, аны «профиль көйләүләре»/«электрон имза» бүлегендә алырга мөмкин, уңайлылык өчен имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең саклана торган системасында саклау вариантын сайларга, имзаны алга таба куллану өчен пароль уйлап табарга һәм «Генерацияләү»төймәсенә басарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International