Яшел Үзән спортчылары-чирәмдәге хоккей буенча XII җәйге Спартакиаданың көмеш призерлары

2024 елның 23 августы, җомга

Крымск шәһәрендә 15-16 яшьлек кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия укучыларының XII җәйге Спартакиадасының финал этабы тәмамланды.

Спартакиадада Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Пермь крае, Мәскәү, Алтай крае, Башкортостан Республикасы командалары катнашты.

Финал ярышларына Татарстан Республикасы җыелма командасы бер генә җиңелүсез килде. Финалда гына Мәскәү өлкәсе җыелмасына 6:4 исәбе белән оттырды.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип танылдылар:

 Арина Савельева (7 нче мәктәп) - турнирның иң яхшы сакчысы
 Татьяна Лебедева (7 нче мәктәп, хәзерге вакытта Казан УОР студенты) - турнирның иң яхшы һөҗүмчесе

Команданы һәм тренерлар составын Людмила Юшкова һәм Радик Сабитовны котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International