Казан авиация заводы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы узды.
Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
Чараның инициаторы - ТР Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе (президенты - Александр Лаврентьев) һәм Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге (ТРО рәисе - "ПОЗиС" АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов).
Очрашуда катнашучылар республиканың фәнни-технологик үсеше дәүләт программасын гамәлгә ашыру, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның сәнәгать предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Министр билгеләп үткәнчә, кадрлар белән тәэмин ителеш тудырылган шартларга бәйле. Аның сүзләренә караганда, мәгариф оешмалары һәм заводлар каршында персоналны урнаштыру өчен тулай тораклар төзү кирәк. Ул «Алабуга – Политех» һәм «КАМАЗ»ның уңай мисалларын билгеләп үтте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте