Яшел Үзән балалар бакчасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәйданчык барлыкка килде

2024 елның 27 августы, сишәмбе

«Ласточка» 1нче балалар бакчасында 2023 елдан ОВЗ белән авыручы балалар өчен төркем эшли. Биредә балалар тулы көн шөгыльләнәләр, тиешле белем алалар.

Учреждение җитәкчелеге инициативасы белән бүген күңел ачу өчен уңайлы өслекле уен мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкны оештыруда Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева ярдәм итте.

- Безнең шәһәрдә балаларыбыз өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килүгә без бик шат, без аларга тиешле ярдәмне күрсәтәбез, һәм Рузилә Равил кызы кебек кешеләргә инициативалы һәм хәйрия проектларын үстерүдә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Киләчәктә балалар бакчасында төркемдә ремонт үткәрү, шулай ук балалар белән шөгыльләнү өчен физик үсеш буенча инструктор чакыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International