Татарстан Республикасы көне алдыннан Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә йөк порты ачылды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Тантаналы чарада ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, чакырылган кунаклар катнашты.

Портның үзенчәлеге - аның «төньяк – көньяк» һәм «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорлары киселешендә урнашуында, Россиянең Европа өлешендәге бердәм тирән су системасы (Кара, Каспий, Балтыйк диңгезләре) аша 3 диңгезгә чыгу мөмкинлеге.

Портның причал стенасының озынлыгы 2,5 км дан артык, причал буйлап тирәнлеге 5 метр тәшкил итә, бу исә бер үк вакытта «елга-диңгез»классындагы 13 судноны арканлап куярга мөмкинлек бирә.

СММЛЦ причалы буйлап 455 йөк вагоны сыйдырышлы һәм тәүлегенә 1500 вагонга кадәр үткәрү сәләте булган тимер юл урнашкан.

СММЛЦ порт инфраструктурасын алга таба үстерү, «Төньяк-Көньяк» МТК га интеграцияләнергә һәм әлеге маршрутта төп транспорт хабларының берсенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк, аны «Идел» дәге төп йөк хабына трансформацияләү перспективасы белән, ул ил төбәкләренең йөк агымы бәйләнешен тәэмин итә.

Бүген Моннан йөк транспорты, поезд һәм судно эскпортка китте.
Хәерле юлга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International