Роспотребнадзор шәһәр һәм район халкына консультацияләр бирәчәк

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге халыкка кулланучылар хокукларын һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.

Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыларга яисә хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъвалар төзүдә, кулланучыларның булган проблемаларын карауда ярдәм күрсәтеләчәк, гамәлдәге законнар нормалары аңлатылачак.

Әлеге чара 2024 елның 10 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән районы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге филиалы бинасында, ТР, Яшел Үзән шәһәре, Беренче Май урамы, 14 йорт адресы буенча узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International